Пешекче Зәһинә Гәрәевадан таралмый торган камыр рецепты
Аның бөтен сере - кайнар суда.
Кайнап торган 1 стакан суга тәменчә тоз, 1 аш калагы көнбагыш мае салабыз да тиз генә он белән болгатабыз. Кайнар була, шуңа кул белән түгел, калак белән басабыз. Суынгач 2 йомырка салабыз. Нык итеп, үзләнгәнче басарга кирәк. Башта кулга ябышкан сыман була, аннары җитешкәч, камыр тыгызланып кала. Эчлек әзерләгән арада 10-15 минут ял иттерәбез. Әлеге камырны мантый, пилмән ясаганда кулланырга була. Пилмән өчен тагын 2 йомырка салырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев