Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президент программасын Чаллыда туган 27 яшьлек белгеч җитәкләячәк

Программаның экс-кураторы, «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова декрет ялына китә.

Татарстанда «Безнең ишегалды» президент программасын Чаллыда туган 27 яшьлек Арина Петрова җитәкләячәк. Программаның экс-кураторы, «Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова декрет ялына китә. Әмма бу төзелеш сезоны ахырына кадәр ул ишегалларындагы эшне контрольдә тотачак.

«Бу төзелеш сезонында Венера Айдаровна эшне ахырына кадәр җиткерә, ә аннары декрет ялына китә, дип алдан килешенгән иде. Аның өч баласы бар, һәм ул пауза алырга һәм вакытны гаиләсенә багышларга планлаштыра», - дип белдерде «Татар-инфом»га фондның матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Галиева.

Арина Петрова турында аның автошәһәрдә тууы билгеле, күптән түгел аңа 27 яшь тулган. Ул 2020 елның җәендә «ТР шәһәрләре үсеше институты» фондында архитектор-шәһәр төзүче булып эшли башлаган, ә июльдән фондның стратегик проектлары белән идарә департаментын җитәкли.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды