Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Радик Юлъякшинның хәле авыр...

Бервакыт сәламәтлек торышы белән бәйле рәвештә Радик Юлъякшин кырыкка якын концертын үткәрә алмаган. Ләкин кешеләр билетларын кире тапшырмаган, савыгуын көткәннәр.

Хәзер ул әйбәтләнгән инде. Ләкин бераз саңгырау булып калган. Бу контузия яисә тиннитус кебек. Аның янында кычкырып һәм күп сөйләсәләр, ул начар ишетә икән.
“Элек колакларым турында уйлап та карамадым, тавышымны сакларга тырыштым, йөзем, кулларым өчен борчылдым. Һәм көннәрдән беркөнне колакларым миңа: “Безне дә онытма” дигән кебек кисәтү ясады. Шунда мин ишетү сәләтенең үзем өчен иң төп сыйфат икәнен аңладым...
Дәвалану ысулы билгеле, мин элеккечә иҗат итәм. Ләкин ниндидер җитди хәл булса, чыгышым алдыннан фониатр чакырырга кирәк булачак”, — дигән ул.

 

https://kiziltan.ru/kultura/20416-radik-yulyakshinny-hle-avyr.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев