Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ракета дивизиясендә булдылар

Махсус килешү нигезендә шәһребез егетләре Мари-Эль республикасында хәрби бурычларын үтиләр.

Шәһәр һәм “КАМАЗ” акциоенрлык җәмгыяте җитәкчеләре алар янына барып, хәлләрен белеп кайтуны традициягә керттеләр.
Күптән түгел Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары буенча бүлеге башлыгы Рәшит Ильясов, башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов һәм “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең социаль ярдәм фонды директоры Илсур Сингатуллин Йошкар - Олада ундүртенче Киев-Житомир частенең III дәрәҗә Кутузов орденлы ракета дивизиясенә шефлык визиты белән бардылар.
Делегация составында җитәкчеләрдән тыш, “Шатлык” яшьләр үзәге һәм “Кызыл Тау” мәдәният үзәге иҗат коллективлары да бар иде. Егетләр “Планка Мьюзик” продюсерлык үзәге, “Голос Чаллы 2:0” проектында катнашучы Олег Гасилов, “Гран-При” вокаль студиясе, “Шатлык кызлары” бию коллективы, “Лаймс” вокаль ансамбле чыгышларын карап хозурландылар. Туган якларыннан килгән күчтәнәчләрне авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев