Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамазан аеның икенче ункөнлеге башлады

Рамазан икенче ункөнлегенә керде. Шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.

"Бисмилляхир-рахманир-рахим. Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху.
Кадерле дин кардәшләр!
Изге Рамазан аеның беренче ун көне тәмамланды. Шушы вакыт эчендә безнең күңелләр игелек һәм Раббыбыз ризалыгына омтылыш белән тулды. Аллаһ илчесе (салаллаху алейхи ва саллям) Рамазан турында болай дип әйтеп калдырган: “Уразаның беренче ун көне – Аллаһның рәхмәт көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере”.
Димәк, алда безне Рамазан аеның икенче дистәсе көтә. Алдагы ун көндә безгә рухи яктан чистарырга, пычрак уйлардан арынырга кирәк булачак. Шулчакта Раббыбыз безнең хата-кимчелекләребез һәм гөнаһларыбызны гафу итәр, иншәАллаһ.
Мөхтәрәм дин кардәшләр! Үзегезне, йөрәкләрегезне, куллар, телләр һәм күзләрегезне хәрәмнардан саклагыз һәм алдагы 10 көндә тән белән генә түгел, калебегез белән дә ураза тотыгыз.
Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны кабул итсен һәм Үзенең киң рәхмәтен иңдерсен!
Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху", - диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/16/186356/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X