Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ревакцинация өчен нинди вакцина ясатырга? Сорауларга табиб Гөлсәрия Абдуллина җавап бирә

Газета укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина җавап бирде.

– Коронавирус инфекциясенә каршы тору өчен, организмдагы антитәнчекләр күләме күпме булырга тиеш?
– Бу сорауга төгәл җавап юк. Мин, антитәнчекләр дәрәҗәсенә карамастан, ярты ел саен ревакцинация үтәргә киңәш итәм. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да шушы фикердә тора.
– Ни өчен вакцина ясаткан кешеләрнең кайберләре авырый?
– Моны кеше организмында чиргә каршы иммунитет формалашып өлгермәгәнлек белән аңлатырга була. Гадәттә, иммунитет вакцина дозалары арасындагы вакыт аралыгында яисә икенче доза алганнан соң барлыкка килә. Икенче дозадан соң тулы 21 көн үтәргә тиеш. Вакцинаның беренчесен алганнан соң организм зәгыйфь була. Шуңа да кеше күп булган урыннарда йөрмәскә, битлек кияргә кирәк. Вакцина курсы тәмамлангач та, берничә көн узгач чирләү очраклары була. Россия вакциналарының нәтиҗәлелеге югары булуга карамастан, кайберәүләрдә антитәнчекләр бөтенләй барлыкка килми. Андыйларга башка препарат белән прививка ясарга тәкъдим ителә. Прививкалы кеше, авырса да, аны гадәти салкын тию кебек кенә кичерә.
– Ревакцинация өчен нинди вакцина ясатырга?
– Бу беренче тапкыр нинди препарат ясатуга бәйле. «Спутник V» һәм «Спутник Лайт» – моның өчен яхшы препаратлар. Беренче тапкыр вакцина ясатканда «ЭпиВакКорона», «КовиВак» кадаткан булсагыз, «Спутник V» вакцинасыннан файдаланырга була. «Спутник V» ясатучылар өчен «Спутник Лайт» туры килә.
– Коронавирус белән авырган кешегә урамга чыгарга ярыймы?
– Коронавирус белән авырганда урамга чыгу чирли башлаганнан соң 14 көн узгач кына мөмкин. Урамда йөрү, һава сулау амбулатор дәвалану алган очракта рөхсәт ителә. Чирлеләргә башка кешеләр белән күрешү тыела! Әгәр дә кешедә үпкә ялкынсынуының җиңел формаса ачыкланса, актив хәрәкәтләр инфекция үрчүенә һәм таралуына этәрәчәк. Шуңа күрә сырхауларга кирәгеннән артык йөрмәскә, ятып тору киңәш ителә. Хәл кергәч, берәр атнадан соң урамга чыгарга, йөри башларга ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сездән – сорау, бездән –җавап