Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә 1 һәм 2 гыйнварда хәмер сатуны тыярга тәкъдим иттеләр

«Аек Россия» проекты җитәкчесе Солтан Хамзаев 1 һәм 2 гыйнварда хәмер сатуны тыю тәкъдиме белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгына чыкты

«Аек Россия» проекты җитәкчесе Солтан Хамзаев 1 һәм 2 гыйнварда хәмер сатуны тыю тәкъдиме белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров исеменә хат юллады. Бу хакта 25 ноябрь көнне RT документның күчермәсен сылтама белән хәбәр итте.

«Яңа ел бәйрәмнәре чорында ашыгыч ярдәм хезмәтенә йөкләнеш артмасын өчен, 1-2 гыйнвар — ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгатьләрнең төп артуы туры килә торган көннәрдә Россия Федерациясе территориясендә алкоголь эчемлекләрен сатуны тыю мөмкинлеген карауны сорыйм», — диелә хатта.

Хамзаев региональ сәламәтлек саклау системаларының коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә зур йөкләнеш кичерүенә игътибар итте.

22 ноябрьдә диетолог Ольга Григорян россиялеләргә шампан шәрабын Яңа ел төнендә эчмәскә һәм Яңа елны бәйрәм итүгә үз сәламәтлегеңә карата җаваплырак карарга киңәш итте.

Чыганак: Известия

Фото: ИЗВЕСТИЯ/Зураб Джавахадзе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев