Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә беренчеләрдән булып

Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатында яңартылган линия эшли башлый.

Барабанлы гидроболгаткыч энергия һәм кәгазь волокноны югалтуны киметергә мөмкинлек бирәчәк, диләр белгечләр. Димәк, комбинатта җитештерелгән продукциянең дә үз кыйммәте кими.
Бу көннәрдә комбинатта картон фабрикасында барабанлы гидроболгаткычны көйләү эшләре тәмамланып килә. Макулатураны картон һәм кәгазь җитештерүгә җибәрү җиһазын Австрия компаниясе куйды. Яңа җиһазны апрель-май айларында эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Яңа бүлекнең җитештерүчәнлеге - тәүлегенә 1200 тоннага кадәр макулатура эшкәртү.
Яңа технологияне гамләгә ашыру картон ясау машинасын модернизацияләү белән бәйле. Нәтиҗәдә минутына 700 метр урынына 800 метр кәгазь ясала. Шуңа күрә болгатылган массаның да күп булуы таләп ителә.
Проектны гамәлгә ашыру комбинатның чыгымнарны киметүдәге көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра. Продукциянең үзкыйммәтендәге 50%ка якын бәя макулатурага бәйле.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев