Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиягә Белоруссиядән алма һәм груша кертүне тыйдылар

Белоруссия азык-төлек санкцияләре кертелгән илләрдән Россиягә продукция китерә ала, дип искәртә күзәтчелек хезмәте.

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге 12 апрельдән Белоруссиядән алма һәм груша кертүне тыя. Чөнки Белоруссия үз продукциясе сыйфатында Россиягә азык-төлек санкцияләре кертелгән илләрдән продукция кертә ала, дип искәртә күзәтчелек хезмәте. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Данквертка сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.
Сергей Данкверт сүзләренчә, 1 апрельдән 7 апрельгә кадәр Россия чигендә шундый продукция төялгән документларсыз 36 машина тоткарланган. Ул җиләк-җимешләрне законсыз кертергә омтылуларын әйткән.
Моннан тыш, Белоруссиянең фитосанитария хезмәте белорусларның җиләк-җимешләре дип сертификацияләгән алма һәм груша белән 66 машина тоткарланган. Әмма, Данкверт искә төшергәнчә, узган ел "белорус хезмәттәшләре безгә үзебезнең алма һәм грушаның февраль аенда ук тәмамлануын белдергән иде".

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/10/184248/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев