Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Руль артына корвалол эчеп утырма!

Уфада берәү 25 тамчы корвалол аркасында таныклыксыз калган.

Евгений Троценко хәзер инде машина руле артына тиз генә утыра алмаячак. Ә барысы да 25 тамчы корвалол аркасында. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы яза. Үзен начар хис иткәнлектән, Евгений дару эчә. Ә берничә көннән ул юл һәлакәтенә тарый. Шул вакытта алкоголь һәм наркотиккка тест тапшырырга туры килә. Медэкспертиза аңарда тыелган матдә - фенобарбитал барлыгын ачыклый. Суд ирне машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә.Наркодиспансерда иргә «Корвалол»ның тыелган дарулар исемлегендә булуын һәм медиклар билгеләгән очракта гына кулланырга яраганлыгын әйтәләр. Экспертлар фикеренчә, мондый очракта закон водительләр ягында түгел. Тыелган препарат таныклыктан мәхрүм итүгә нигез булып тора.

 

https://kiziltan.ru/raznoe/14002-korvalol-echep-rul-artyna-utyrma.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев