Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Сабантуй гүзәле» бәйгесендә катнашучының буе 164 см-дан ким булмаска тиеш

Кызларны бәйгедә катнашырга чакыралар.

Чаллыда «Сабантуй гүзәле» бәйгесе игълан ителде. Анда катнашырга татар телендә иркен аралашучы 18-25 яшьлек кызларны чакыралар. Буй-сыннары 164 см-дан да кимрәк булмаска тиеш. 

Гаризалар 25 апрельга кадәр h5r2m80@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Катнашучыдан 2-3 фото һәм үзең турыда кызыклы фактлар язып салу сорала.

Сайлап алу турына кызлар визит карточка (2 минутлык проза, шигырь, театральләштерелгән тамаша яисә видеоролик форматында үз-үзең турында чыгыш) һәм иҗат номеры (вокал, хореография, театральләштерелгән тамаша, нәфис сүз, оригиналь жанр) әзерләргә тиеш.

Бәйге финалы 11 июньда «Энергетик» мәдәният сараенда узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Сабантуй гүзәле» бәйгесе 1993 елдан бирле оештырыла. Татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру максатын күздә тота. Узган ел Сабантуй гүзәле титулын НГПУның индустриаль-педагогик колледжы студенты, 16 яшьлек Әминә Гаянова яулады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев