Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сагынабыз сине, Октябрь!

Бүген — Бөек Октябрь революциясе көне.

1991 елга кадәр ул илнең төп бәйрәме иде. Совет заманында без бу көнне аллы-гөлле чәчәкләр, флаглар, транспарантлар күтәреп, “Урра” кычкырып, демонстрациядә йөрдек. Университетның тулай торагында иртәнге сәгать 4тә безне гармун тавышы уята иде. Фрунзе урамыннан Октябрь проспектына кадәр көзге ыжгыр җилләрдә әкрен генә җәяү атлый идек.
Бик күңелле һәм дулкынландыргыч көн иде ул. Безгә, октябрь балаларына, аннан да мөһимрәк бәйрәм юк иде.
Бәйрәм уңаеннан парадтан хәтта дәһшәтле 1941 елда да баш тартмаганнар. Немецларның Мәскәү янына ук килеп җитүенә карамастан, ир-егетләр демонстрациягә чыккан һәм шуннан туп-туры сугышка киткән. Бүген Бөек Октябрьнең 101 еллыгы һәм 1941 елгы хәрби парад истәлегенә Хәрби Дан көне бәйрәм ителә. Шушы уңайдан Мәскәүдә хәрби парад һәм митинглар үтәчәк.
Онытмыйбыз, сагынабыз сине, Октябрь!

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/15573-sagynabyz-sine-oktyabr.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев