Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

“Шәһри Чаллы” герое кабат хәрби операциядә

Аның белән элемтәгә кердек.

Шәһәрдәшебез Илдар Гайсин хәзерге вакытта Покров юнәлешендәге җәяүле һөҗүм гаскәрендә. 

Махсус хәрби операция башлангач – 2022 елның җәендә ул чираттагы ялы вакытында үз машинасында Россия азат иткән Донецк өлкәсенә барып кайткан иде. Анда әби-бабайларның шартлаулардан зыян күргән йорт-җирләрен төзекләндерде. «Шәһри Чаллы»да бу хакта язма дөнья күргәч, Чаллы мэры Наил Мәһдиев аңа эш кораллары бүләк итте. 

2023нче елның февралендә Илдар Гайсин үз теләге белән фронтка китте, «За боевые отличия», Жуков медале белән бүләкләнде. Контракт буенча бер ел хезмәт итеп, яшь буенча өенә кайтты (аңа 57 яшь). 

2024нче елның октябреннән ул янәдән хәрби операциядә. Шушы көннәрдә аның белән элемтәгә кердек: “Исән-саумын. Биредә Чаллыдан, Түбән Кама, Азнакай, Актаныштан егетләр бар. Әлегә ялга чыгардылар. Тагын керергә әзерләнәбез” дип хәбәр итте ул. 
 

Илдар Гайсин турында башка язмалар:

Чаллы кешесе Илдар Гайсин турында ДНР журналистлары фильм төшерде

Хәрби операция ветераны Илдар Гайсин: «Барганыма бер минут та үкенмәдем»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев