Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Пятачок» командасы - «Кәмит Җәвит»тә кунакта

Тапшыруга «Пятачок»ларда иң актив һәм җанын бирердәй булып катнашучылар барды.

“Шәһри Чаллы” редакциясе данлыклы “Пятачок”ларны яңартып җибәргәнгә ике ел үтеп тә китте. Баштан ук җыр-моңга, биюләргә сусаган 500дән 1000гә кадәр шәһәрдәшебез җыелса, быел “Пятачок”ларга 2шәр мең халык җыелды, ул чын халык бәйрәменә әверелде. Туганнары, дуслары, коллегалары белән очрашып рәхәтләнеп биеде, җырлады, күңел ачты алар.

“Шәһри Чаллы”дан – Пятачок”ның даны әллә кайларга таралды. Казанда да беләләр. Узган ялларда “Пятачок” командасы “Татарстан Яңа гасыр” теле - радио компаниясендә кунакта булып кайтты. Югары рейтинглылы саналган “Кәмит Җәвит” тапшыруын кыздырды безнекеләр. Өлкән артистларыбыз Габидулла Хөрмәтуллин, Зөләйха Минһаҗева, Фәнилә Салихова, Сәрия Нәбиуллинадагы дәртне, дәрманны күрсәгез! 30 ел элек ничек “Пятачок”ларны шау-гөр китергән булсалар, бу юлы да кимен куймадылар. Автобуста иртәнге 6да утырган идек. Шуннан башлар кич кайтып җиткәнче җыр, уен-көлке тынмады. Иртәнге 6да җырлый башлап, тапшыруны төшереп кире Чаллыга кайтып җиткәнче тынмадылар. Аларга пятачогыбызның алыштыргысыз алып баручылары – журналист Резедә Ганиева һәм артист Илнур Гомәров, виртуоз баянчы Ринат Насыйров һәм журналист Айзирә Имамова да кушылды. Ул гына да түгел, 30 елдан соң Чаллыга данлыклы “Пятачок”ларын кайтарган проектның авторы, “Шәһри Чаллы” газетасының баш редакторы Резида Юсупова да анекдотлар сөйләп көлдерде, җырлады. Аны Җәвит Шакиров биергә дә чакырды. Мондый күренешне көн дә күрмәссең!

Яхшы кәеф, “мощный” энергиядән кала “Пятачок” командасы тапшыруга данлыклы “Чаллы икмәге”ндә пешкән затлы торт, чәк-чәк һәм “КАМАЗ-Мастер” командасыннан эксклюзив КАМАЗның кечерәйтелгән моделен алып барды.  Җәвит Шакиров шатлыгыннан: “Болай булгач икенче юлы чын “КАМАЗ” да алып килергә мөмкин болар”, - дип шаяртты. Гомумән, мәзәкләр, анекдотлар өзелмәде. Хәтта тапшыруны төшергән операторлар рәхәтләнеп көлеп утырдылар. 
Тапшыруны төшереп бетергәч, тамашачылар тизрәк “Пятачок”командасы янына ашыкты, фотоларга төште. “Алдагы көнне туй уздырып, ерак юлдан кайтып, 4 сәгать кенә йоклап килгән булсам да, рәхәтләнеп эшләдем сезнең белән”, - дип рәхмәтен һәм соклануын җиткерде Татарстанның халык артисты, тапшыруның алып баручысы Җәвит Шакиров. Ул эфирдан Чаллы каласына мин дә киләм дип, вәгъдә бирде.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев