Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават Фәтхетдинов авторлык хокуклары бирә?!

Авторлык хокукларына ия булырга теләүче иҗат әһелләренә әлеге оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов күпкырлы эш алып бара. Бу көннәрдә ул Г.Камал театрында узачак концертларына әзерләнә. Җырчы тамашчыларына иң матур, моңлы җырларын бүләк итәчәк.

Ул хәйрия эшләрендә актив катнаша. Татарстанның мәдәни советында эшлекле тәкъдимнәр белән чыгыш ясый.

Шушы көннәрдә аның тагын  бер мөһим эшкә алынуы билгеле булды. Ул оештырган «Салават» авторлык хокуклары белән коллектив идарә итү оешмасы авторлык таныклыгы бирә башлады. Димәк, авторлык хокукларына ия булырга теләүче иҗат әһелләренә әлеге оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Салават Фәтхетдинов