Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сентябрьдә һава торышы нинди булачак?

Гидрометүзәк биргән беренчел мәгълүматлар буенча, сентябрьдә Русиянең Европа өлешендә һава температурасы нормадан югарырак булуы көтелә. Ләкин шул ук вакытта һәр климат зонасына үзенә генә хас норма бар.

Мисал өчен, Мәскәү өчен сентябрь нормасы көндез  +18, төнлә +14 градус, бу ай башында. Ә ахырында көндез +9, төнлә +4 градус җылы булуы көтелә. Әмма быел Мәскәүдә сентябрьдәге һава торышы бу нормалардан тайпылып, тагы да җылырак булмакчы.  Шулай ук илебезнең Азия территориясендә дә Уралдан Ерак Көнчыгышка кадәр сентябрь гадәттәгедән җылырак булуы ихтимал.    Әлеге вакытта көннән-көн һава температурасы түбәнәя, яңгырлар да үзләре оныттырмый әле. 22 августта термометр баганалары төнлә +12... +17 градус җылы күрсәтәчәк диләр синоптиклар. Республиканың көнчыгышында исә төнлә  +7 градускача кадәр суытырга мөмкин.Көндез +23... +28 градус җылы булмакчы. Кыска вакытлы яңгырлар явуы мөмкин.   23 августта һава торышы әлләни үзгәрмәс диләр белгечләр. шулай ук яңгырлар явуы мөмкин, көндез давыл чыгуы бар. Көндез +25... +30 градус эссе булуы ихтимал, шуңа күрә җәйнең койрыгын булса да тотып калыгыз, дуслар!
Автор : Шакирҗанова Әлфия
 Чыганак: pogoda.mail.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев