Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сез язның килүен сизәсезме? Нинди үзгәрешләр сизәсез? Кыш туйдырдымы? (опрос)

Алмаз Мәһәдиев: – Яз килүен сизәм, әлбәттә. Көннәр озыная башлады, шуңа сөенеп бетә алмыйм! Кышны яратам, ләкин өч ай – бу бик озак. Март җитү белән бар табигать җанлана башлый, кәефләр күтәрелә. Язны зарыгып көтүемнең тагын бер сәбәбе бар, видеограф буларак, мин республикабыз районнары буенча сәяхәткә чыгачакмын, Аллаһ бирсә. Күргәннәремне видеокамерга теркәп барып, матур роликлар ясарга уйлыйм.

Гүзәлия Филимонова:

– Миңа гыйнварның беренче көннәреннән үк кояш караса, яз исе килә төсле. Инде түбәләрнең кояш карый торган ягында боз сөңгеләре барлыкка килде. Авылда төннәрен бик салкын әле. Кыш туйдырмады. Бураны да, кары да, салкын кояшлы көннәре дә бик матур. Кар көрәве безгә тансык, шуңа күрә авылга кайтып, рәхәтләнеп, ишегалларын чистартабыз. Кичләрен шыгыр-шыгыр урам буенча йөрибез. 

Нина Мурзаханова:

– Мин җыештыручы булып эшлим. Әлегә язның килүе бик сизелми, чөнки кар күп. Мондый карлы кыш күп кешеләрне сөендерсә,  безнең өчен бу бик авыр, әлбәттә. Шулай да мин зарланмыйм, иртә торып, ишегалларын чистартам. Көндезләрен кояш күзләрне камаштыра башлады инде, шулдыр язның якынлашуы. 

Люция Мостафина:

– Яз килүе бик сизелми әле. Һаман да кар ява, буранлап тора, кар көртләре күп, көннәр салкын. Шулай да күңел җылы, аяз көннәрне көтә. Борыч, помидорларны чәчәр өчен җирләрне әзерләп куйдым инде. Тәрәзә төбендә суган үсә. Кыш туйдырмады, әлбәттә. Һава саф, чиста, табигать бик матур.  

Илшат Фәтхиев:

– Алда әле тулы бер кыш ае булса да, күңел язны көтә башлады инде. Билгеле, яз әле үзен сиздерми, киресенчә, урамда бераз салкынайтып та җибәрде. Февральнең зәһәр бураннар ае икәнен дә яхшы беләбез. Тик нинди генә һава торышы булмасын, иң мөһиме, сау-сәламәт булып яшәргә язсын. Бүгенге көннең кадерен белеп, тәмен тоеп яшәргә кирәк. Исән-имин булсак, язы да килер, җәе дә. Һәр ел фасылы үзенчә матур, һәркайсының үз вакыты. Аларны ашыктырырга кирәкмидер дип уйлыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрос