Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәфәгать Салиховның төпчек кызы Миләүшә: “Әти белән соңгы сөйләшүне онытырга мөмкин түгел"

Танылган баянчы Шәфәгать Салиховның вафатыннан соң, 31 октябрь көнне, миңа композитор, җырчы Гөлназ Закированың иҗат кичәсендә булырга туры килде. Шунда сәхнә артында йөргәндә, Шәфәгать абыйның төпчек кызы Миләүшәне күреп алдым. Интервью бирүен сорадым. Кем турында сорячагымны сизендеме - килеп эшдәшүем булды, Миләүшә елап җибәрде...

Шәфәгать Салиховның тол хатыны, Миләүшәнең әнисе Лариса ханым ризалыгы белән, Миләүшә белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәм.

- Миләүшә, кайгыгызны уртаклашабыз. Әтиең белән бергә килергә тиеш идеңме әлеге концертка?
- Әйе, без Чаллыдагы бер чараны да калдырмый идек. Гел бергә йөрдек. Хәзер мине ялгызымны гына күрү җырчылар өчен дә сәеррәктер.
- Әтиеңнең эшләнмичә калган эше бармы?
- Әти өй сала иде. Әлегә эш туктап торачак. Тик алга таба өйне салып бетерергә исәп. 
- Әтиеңнең шөгыльләре бар идеме ? 
- Без бергә “нарды” уйный идек. Алты яшемдә өйрәткән иде. 
- Бер концертны да калдырмый идек, дисең. Әллә син дә сәхнәгә тартыласыңмы? 
- Музыка мәктәбен бетердем, тик сәхнә белән тормышымны бәйләрмен дип уйламыйм. Җырчылар белән мин кечкенәдән таныш, шуңа күрә әтигә гел иярә идем. Ерак шәһәрләргә йөри идек. Аппаратура ташырга булыша идем. Күпләр мине әтиемнең “койрыгы” дип атыйлар. 
- Әтиең белән соңгы сөйләшүеңне хәтерлисеңме? 
- Әйе, мин банкеттагы җырчыларга сәлам юлладым. Әти миңа: “Монда барысы да бар”, - дип, алардан миңа сәлам җиткергән иде. Ахырда: “Тиздән кайтырга чыгам”, - дип тә өстәде... 
Телефоным һәрбер сөйләшүне яздырып бара, шуңа күрә әти белән соңгы сөйләшүне оныту мөмкин түгел. Калган язмаларны да саклыйм. 
Танылган баянчы, Салават Фәтхетдиновның беренче музыканты Шәфәгать Салихов 27 октябрь кичендә Казан-Чаллы юлында автоһәлакәттә вафат булды. Аны туган авылы - Азнакай районы Татар Шуганында җирләделәр.

https://intertat.tatar/society/sh-f-gat-salikhovny-t-pchek-kyzy-mil-sh-ti-bel-n-so-gy-s-yl-sh-ne-onytyrga-m-mkin-t-gel/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев