Шәһәр маршрутларына 10 автобус чыгачак
Яңа автобуслар киеренке маршрутларда йөриячәк
Чаллыга күпсыешлы Белоруссиянең автобусларын көтәләр. Алар ел ахырына кадәр шәһәргә кайтыа җитәргә тиеш. Бу хакта Аппарат киңәшмәсендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев хәбәр итте.
“Пассажирлар ташу” ҖЧҖ алдан кайтарткан автобуслар Тынычлык, Чулман, Сөембикә һәм Мәскәү проспектларында йөри.
“Без ел ахырына кадәр тагын бер партия автобуслар кайтыр дип килештек, алар киеренке маршрутларга басырга тиешләр һәм барлык процедураларны үтеп эшне башларга тиеш”, - дип боерды хаким.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев