Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр юллары яңартыла

“Камдорстрой" җәен 17 километрдан ар-тык юлларны төзекләндерәчәк.

Чаллы компаниясе Тынычлык проспектларына, Яр Чаллы, М. Җәлил һәм Әлмәт трактына капиталь ремонт ясау буенча тендерын отты. Тулаем алганда, 17,3 километр юл яңартылырга тиеш. Юл төзүчеләр дәүләт заказын алу өчен эш бәясен берничә мил-лион сумга киметкән – сәүдә нәтиҗәләре буенча контракт суммасы 1 миллиард 263 миллион сум тәшкил итә.
Яхшы һава торышы предприятиегә югары темплар белән эшләргә мөмкинлек бирә. СУ-930 башлыгы урынбасары Андрей Фи-липпов сөйләгәнчә, “Камдорстрой” объ-ектта тәүлек буе эшли. Ремонт А.Алиш урамы ягыннан ГЭС бистәсе ягына таба башланды. “Иске асфальт-бетон катламы-ның фрезерларын алып барабыз, тигезләү катламын салабыз, төрле участокларда ул төрле калынлыкта – 3тән 6 сантиметрга кадәр (соңрак 5 сантиметрга тагын да юга-ры катлам җәеләчәк). Дефектлы борт та-шын алыштыру һәм тротуарларны ре-монтлау өлешчә башкарыла. Проектка кайбер җирле юллар гына кертелгән”, – дип аңлатты белгеч.
Яңа асфальт җәюдән тыш, өстәмә яктырту баганалары урнаштыру, искеләрен алыш-тыру һәм яңа юл билгеләре, бүлек полоса-сына секцион коймалар урнаштыру карал-ган (автовокзал районында бүлү полоса-сында борт ташы булачак). Контракт буен-ча эшләрне тәмамлау срогы – 14 ноябрь, әмма подрядчы аз вакытка сыешыр өчен көч куячак. Андрей Филиппов аныклап уз-ганча, ремонт эшләре вакытында транс-порт хәрәкәте өчен юллар ябылмый, бары тик хәрәкәтләрне генә чиклиләр – автомо-бильчеләр бер полосадан йөри алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев