"Шәһри Чаллы"да «Яучы» эшли
Яңалыклар тасмасы

"Шәһри Чаллы"да «Яучы» эшли

«Шәһри Чаллы» газетасы оештырган Пятачокта «Яучы» проекты да уңышлы эшләде.

Бәйрәмгә килгән ир-егетләр, гүзәл ханымнар махсус анкеталар тутырды. Анда алар үзләренең исемен, эшен, мавыгуларын һәм, иң мөһиме, кем белән танышырга теләүләрен бәйнә-бәйнә язып калдырдылар. «Шәһри Чаллы» кызлары бәйрәм барган арада да биючеләр, күңел ачучылар янында йөрде. Кыюраклар шунда урында ук анкета тутырды. 

– Ханымнар һәм әфәнделәр «Яучы» өстәле янына башта шикләнебрәк, бераз куркыбрак килделәр. Алар өчен бу зур яңалык булды. Араларында: «Аферистлар эләксә нишләрмен? Ә алдасалар?!» – дигән сораулар бирүчеләр дә булды. Әмма шунысы бар: без бар анкеталарны «иләк аша» үткәрәбез, аларны энәсеннән җебенә кадәр тикшерәбез. «Кайдандыр табылган» анкеталарны бастырмыйбыз! Әнә шуларны аңлатканнан соң, танышырга теләүчеләр ачылып киттеләр: үзләре турында мәгълүмат яздылар, яннарында кемне күрергә телиләр – барысын да сөйләделәр. Кем белә, бәлки нәкъ безнең газета аша алар үз тиңнәрен табарлар. Барлык ялгызларның да парлы булуларын телим, – дип сөйләде «Шәһри Чаллы» корреспонденты, Пятачокта «Яучы» сәхифәсенә анкеталар туплаучы Алинә Баһаветдинова. 

Пятачок турында моннан укый аласыз. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев