Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Шәһри Чаллы"га яздыру - изге эш!

Ел да, декабрь аенда узучы инвалидлар ункөнлеге кысаларында, газетабыз «Шәһри Чаллыга язылу бүләк ит!» дип исемләнгән акция оештыра. Аның кысаларында мәрхәмәтле шәһәрдәшләребез физик мөмкинлекләре чикле чаллылыларга калабызның бердәнбер татар басмасына абунә бүләк итә. Әйтергә кирәк, мондый изге гамәл кылучылар шактый. Шуларның берсе –шәһәр башкарма комитетында тәрҗемәче булып эшләүче Римма Солтанова. Шушы көннәрдә ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Галиәхмәт Шаһины “Шәһри Чаллы” газетасына яздырды.

«Шәһри Чаллы»ны бик яратып укыйм. Соңгы вакытта ул яңарды, кызыклы мәкаләләр күп, игълан иткән чаралары да бик яхшы. Мин бу акцияне ишеткәч бик шатландым. Галиәхмәт абый милләт җанлы, без аны барыбыз да беләбез, хөрмәт итәбез, укыйбыз. Газета аңа бер юаныч, сөенеч булыр дип уйлыйм. Минем үрнәктә башка кешеләр дә матур эшкә кушылырлар дип ышанып калам», – ди Римма ханым.  
Галиәхмәт абый мондый көтелмәгән бүләккә бик куанды. Изге гамәл кылучыларга рәхмәтләрен ирештереп, уй-фикерләре, хатирәләре белән уртаклашты. 
«Мин әби белән үстем», – дип искә ала Галиәхмәт абый. «Укырга бик ярата идем. Ул вакытта керосин лапмасы гына, ә аңа кытлык иде. Урманнан яктырта торган бөҗәкләрне җыеп кайтып, аларны китап битенә таратып укый идем. Мәктәп китапханәсендә укырга әйбер калмагач, авылныкына күчтем. Әби анда килеп: «Баланың күзе бетә бит, бирмәгез бүтән» – дип кисәткәне хәтердә. Елый-елый чыгып киттем дә күршедәге Шәйхетдин дигән дус малайга бардым. Ул миңа китаплар алып кайтып бирә башлады».
Мәктәпне тәмамлап, техникумда укыганда да, Казан университетының журналистика бүлегендә белем алганда да басма матбугаттан аерылмый  ул. 
«Шәһри Чаллы» газетасының 15 еллыгына язган җырын (Ринат Гобәйдуллин көй салган) ул газетадан кисеп алып, кадерләп саклый икән. Кунакка килгәч, кулына алып, укып та күрсәтте.
«Шәһри Чаллы» газетасы –
Яр Чаллының көзгесе.
Кыйбласыннан аерылмый,
Ул йөзе бар, үз төсе.

Кушымта:
«Шәһри Чаллы» газетында 
Көндәлек яңа хәбәр.
Кулыгыздан төшермичә
Укыгыз таңга кадәр.
Шәһәрдәшләр, «Шәһри Чаллы» 
Сезнең өчен басыла.
«Шәһри Чаллы» битләрендә 
Яшь талантлар ачыла.

«Шәһри Чаллы» булсын сезнең 
Дустыгыз, сердәшегез.
«Шәһри Чаллы» тирәсендә,
Татарлар, берләшегез!

Иҗатка, шигърияткә ул тормышындагы аяныч вакыйга аша килә. «1991 нче елның февраль ае. Эшләп йөргән җирдән, иртән йокыдан уянуыма бар дөнья караңгы иде. Төн эчендә күзләрем томаланган», – ди ул.  Казанда, Мәскәүдә күпсанлы табибларга күренергә, операцияләр кичерергә туры килә аңа. Бүгенге көндә аның бер күзе ясалма, икенчесе белән бераз күрә. Кинәт кенә тормышын астын-өскә китергән  вакыйгалардан соң ул күңел ярсуларын басардай шөгыль эзли. Балачагы искә төшә: «Мәктәптә укыганда малайлар исеменнән язуларны шигырь юлларына салып бирә идем. Шушы сәләтемне эшкә җигәргә булдым. Диктофон алып, күңелгә килгән уйларны,  шигырьләремне яздыра башладым. Балалар компьютерда җыеп бирәләр иде. Беренче шигырьләрем «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыкты. 1997 нче елны беренче китабым дөнья күрде», – ди шәһәрдәшебез. 
Бүгенге көндә Гаиләхмәт Шаһиның 17 китабы дөнья күргән, ул ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Танылган шәһәрдәшебезнең ике йөздән артык шигыренә танылган композиторларыбыз көйләр иҗат иткән. Аларны Резидә Шәрәфиева, Равил Гәлиев, Гөлдания Хәйруллина, Виталий Агапов, Әнвәр Нургалиев, Илназ Бах, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Айгөл Сагынбаева һәм эстраданың башка популяр артистлары үз репертуарына алган.  
8 ел элек Галиәхмәт абый яраткан тормыш иптәше, терәге Хәлимә апаны югалткан. Ялгызлыгына зарланмый – сагынуын, юксынуын бары шигырь юлларына гына сала ул. 
Көнкүрештә мөстәкыйль яшәргә аңа үз тәртибе ярдәм итә. «Туганнар килеп җыештырып китсә, азапланам инде. Әйберләр урыныннан күчсә, минем өчен бик авыр. Иң мөһиме – лупа кул астында булырга тиеш». Галиәхмәт абыйның ике улы да өйләнгән, алар ярдәмләшеп яшиләр. Хәзер аның тагын бер киңәшчесе һәм сердәшчесе булды.  «Шәһри Чаллы» газетасы аның тормышына бераз булса да ямь өстәр дип өметләнеп калабыз. 
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Игелекле эшкә сез дә өлешегезне кертә аласыз! Чаллыдагы мөмкинлекләре чикле кешеләр исемлеге белән танышасыгыз һәм аларны газетага яздырырга теләсәгез,  безгә 8-908-333-03-70 телефон номеры аша шалтырата аласыз. Газетага язылу бәясе 870 сум. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы