Чаллы хастаханәсендә күз авыруларын дәвалау бүлеге ачыла
Сәламәтлек

Чаллы хастаханәсендә күз авыруларын дәвалау бүлеге ачыла

Ул 2нче шәһәр хастаханәсе базасында эшләячәк.

Чаллының 2нче шәһәр хастаханәсе базасында күз авыруларын дәвалау бүлеге ачыла. Бүгенге көндә биредә төзелеш эшләре бара. Алар белән Чаллыга эш визиты кысаларында  ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев танышты.

Бүлек өчен хастаханәдә гомуми мәйданы 130 кв.метр булган ике кат бирелә. Биредә планлы медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Монда заман таләпләренә туры килә торган диагностика  комплексы һәм хирургия хезмәте оештырылачак. 

Ә ашыгыч ярдәм күрсәтү 5нче шәһәр хастаханәсендә калачак. Бу табибларның эшен җиңеләйтеп, кешеләрнең озын чиратларда торуын киметәчәк. Бүгенге көндә офтальмология үзәгендә әзерлек эшләре тәмамланып килә. и завершаются подготовительные работы.  Кадрлар мәсьәләсе хәл ителә: югары квалификацияле белгечләр туплана. Яңа бүлек ел ахырында эшли башлар дип көтелә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


табиб-офтольмолог Министр

Нет комментариев