Яңалыклар тасмасы

Россиядә пенсия тупланмасының бер тапкыр бирелә торган уртача күләме 119 мең сумнан арта

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

2027 елда Россиядә 593 меңгә якын кеше үзләренең барлык пенсия тупланмаларын бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә ала алачак.  РИА Новости агентлыгы танышкан Россиянең 2026 елга һәм 2027–2028 елларның план чорына федераль бюджеты мәгълүматларында шулай диелә. 2027 елда пенсия тупланмаларының бер тапкыр бирелә торган уртача күләме 119 мең сумнан артыр дип көтелә. Аны 592,9 мең кеше алачак.

2028 елда мондый түләүне алучылар саны 574 мең тирәсе булыр дип фаразлана. Аның уртача күләме 113,5 мең сумга якын тәшкил итәчәк. Пенсия тупланмаларын берничә ысул белән алырга мөмкин. Бөтен сумманы бер тапкыр түләүдән тыш, тупланма пенсия һәм сроклы пенсия түләве каралган.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев