Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ә син бер генә ай ипотекаңны түләми кара!

СССР таркалганнан соң Русия үзенә тиешле булган 151 миллиард доллар бурычны сызып ташлаган.

Шуларның иң зуры — Кубаның безгә булган бурычы — 29 миллиард доллар тәшкил иткән. 2013 елда Мәскәү белән Гавана Кубаның совет заманыннан калган бурычларының 90 процентын гамәлдән чыгару турында килешү төзиләр. Экспертлар моның илләр арасында сәүдәне җанландыру маскатында эшләнгәнен белдерә. Әфганстанның, Монголиянең һәм Корея халык-демократик республикасының (КНДР) 11әр миллиард, Суриянең — 10 миллиард, Вьетнамның — 9,5 миллиард, Ливиянең 4,6 миллиард доллар бурычы гафу ителгән. СССР бу илләрдә икътисади, хәрби һәм социаль объектлар төзи, аларны корал белән тәэмин итә, энергия чималы, хәрби техника, азык-төлек ташый.

Ә сез бер генә ай ипотекагызны түләми карагыз...

 

https://kiziltan.ru/ekonomika/15578--sin-ber-gen-ay-ipotekany-tlmi-kara.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев