Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Солдатларга – азык-төлек җыелмалары һәм балалар рәсемнәре

Блогер Лилия Шелест «Автозилцентр» компаниясе җитәкчесе Фәрит Зарипов белән берлектә «Фронтка хатлар» акциясе игълан итте. Аның максаты – Украинадагы махсус операциядә катнашучыларга рухи һәм матди ярдәм итү.

Шәһәрдәшләр тормыш өчен кирәк яраклар белән бергә, балалар рәсемнәре һәм хатлар да җыялар. «Без 150нче мотоукчы дивизиясе солдатларына ярдәм итәбез. Гуманитар ярдәм белән беренче машина 2 апрельдә китәргә тиеш. Без үзебезнең бу гамәлебез белән аларга теләктәшлек белдерәбез, илебезнең аларны ярдәмнән ташламавын, халыкның аларга ышануын күрсәтәбез. Без Оброна министрлыгыннан операциядә катнашучы хәрби часть турында мәгълүмат алдык. Адреслы ярдәм итәсебез килә. Халык күбрәк матди ярдәм күрсәтә», – ди Лилия. 

Ике көн эчендә генә 110 000нән артык җыелган. Бу акчага солдатлар өчен азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яракларыннан торган җыелмалар әзерлибез», – диде ул. 

Әлеге игелекле акциядә катнашырга теләүчеләр өчен адрес: Автозилцентр, Минзәлә тракты, 8.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев