Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Социаль ипотека программасы буенча Татарстанда 7 меңнән артык фатир тапшырылачак

2019 елда Татарстанда 2 425,0 мең кв. метр торак тапшыру планлаштырыла

Социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше өчен 438,3 мең кв. метрны тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Хәзерге вакытта республика социаль ипотека программасы буенча 2 553 фатирлы 73 торак йорт файдалануга тапшырылган. Билгеләп үтик, 2019 елда Яр Чаллыда социаль ипотека буенча бирелә торган фатирлар саны дүрт тапкыр арта. Узган ел социаль ипотека программасы буенча автокалада 450 фатир тапшырылган иде. Быел төзүчеләргә 1 166 фатир тапшырасы бар. ТР президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан финанслау 63/11,63/12, 63/15, 63/01 йортлар төзелешенә бүлеп бирелгән. Торак йортлар ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак дип планлаштырыла.Агымдагы елның май аенда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 403 фатирлы 63/15 торак йорт файдалануга тапшырылды. Фатирлар бюджет хезмәткәрләре һәм дәүләт программасында катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләре арасында бүленгән иде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары ике фатир алды. Ятим балалар 32 фатир алды.

 

http://nabchelny.ru/news/37654

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев