Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиб-сомнолог будильникка дөрес көй сайлау турында сөйләде

Төрле эмоциональ хәләткә төрле көй була.

Табиб-сомнолог Елена Царева, әйбәтләп уяну өчен, будильникка нинди көйне куярга кирәклеге турында сөйләде.

Белгеч сүзләренә караганда, дөрес сайланмаган тавыш кәефне бозып кына калмыйча, хәлен начарайта торган стресс — кортизол гормонын ташлауга да китерә ала. Шуңа күрә, беренче чиратта, будильник тавышы күңелле булырга тиеш.

Шулай ук көйне сайлаганда үз халәтенә ориентлашырга кирәк. Шулай, депрессивный кешеләр өчен күңелле һәм энергичный көйләр сайларга кирәк, ә борчылуга бирелә торган кешеләр өчен тыныч көйләр кирәк.

Царева билгеләп үткәнчә, табигый тавышлар, кошлар җырлавы яки шарлавык тавышы булса, будильник өчен бу бик туры килми, чөнки йоклаучыларны уятмаска мөмкин. Мондый көйләрне йоклар алдыннан тыңларга кирәк, чөнки алар тынычланырга ярдәм итә.

Моннан тыш, көн режимын үтәү сәламәт уянуның нигезе булып тора. Шулай, будильник бер үк вакытта булырга тиеш.Шулай ук йокы режимын үтәү йокысызлыктан арынырга ярдәм итәчәк.

Эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә бер үк вакытта тору мөһим. Ул чакта уяну өчен бер вакытта бер будильникта җитәчәк, - дип тәмамлады Царева.

Чыганак: Известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев