Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юл-транспорт һәлакәтендә Тукай районы егете дә үлгән

Николай ЗОТОВ белән бергә Тукай районы «Татарстан» совхозы егете Тимур Дунаев та һәлак булды.

Кичә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынган « Медицина 24» клиникасы баш табибы Николай Зотовның гомере  өзелүе турында  хәбәр иткән идек. Ул  Воронеж өлкәсендә юл- транспорт һәлакәтенә юлыкты.

Николай Зотов белән бергә Тукай районы «Татарстан» совхозы егете Тимур Дунаев та һәлак булды. «Челнинские известия» газетасы хәбәр итүенчә, Тимур Чаллыда эшләгән. Махсус хәрби операциядә якташлар бергә булган. (Фотода уңда Тимур Дунаев) Алар гуманитар ярдәм өчен шәһәр хакимиятенә һәм халыкка рәхмәт әйтеп видеоязма да җибәргән иделәр. 

Татарстан поселогында Тимур Дунаевның әти-әнисе яши. Әтисе аңа авылдашлары җыйган гуманитар ярдәмне илтергә Воронеж өлкәсенә барган. Алар очрашып, иркенләп сөйләшкәннәр. Фаҗигале 10 нчы декабрь иртәсендә саубуллашып, аерылашканнар. Бераздан хәрбинең әтисенә кайгылы хәбәр килеп ирешә. Хәзерге вакытта ул Воронеж өлкәсендә. 

Бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре өч кешенең гомерен өзгән  коточкыч һәлакәтне тикшерәләр. Якынча мәгълүматлар буенча «Газель» белән «УАЗ» машинасы кара-каршы бәрелешә. 

Фото «Челныбиз»дан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция фаҗига өлешчә мобилизация юл һәлакәте