Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатларын тапшырдылар

Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бу көнне 19 Чаллы гаиләсе сертификат алды.

Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне котлады һәм сертификатлар тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аны акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум, икенче балага,гаилә беренче бала туганда сертификат алмаган очракта,639 432 сум тәшкил итә.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация