Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Татар егете - 2019" төбәк яшьләр милли проекты финалистлары билгеле булды

"Шатлык" яшьләр үзәгендә "Татар егете – 2019" төбәк яшьләр милли проектының сайлап алу туры узды.

Конкурста Яр Чаллы, Менделеевск, Минзәлә, Азнакай, Сарман, Актаныш, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнарыннан 15 яшьтән 23 яшькәчә егетләр катнашты.
Егетләргә үзләрен тәкъдим итәргә, иҗади номерлар башкарырга кирәк иде. Шулай ук "Тарих байлыгы", интеллектуаль конкурсын уздылар, "Туган як" һәм "Гаилә кыйммәтләре" темаларына видео әзерләделәр. 
"Татар егете – 2019" төбәк яшьләр милли проекты финалына 9 кеше узды:
Динар Мөрәдимов, Яңа Чишмә районы;
 Динар Хуҗин, Яр Чаллы;
 Рифат Төхбәтуллин, Яр Чаллы;
Нияз Галиев, Яр Чаллы;
Салават Җиһаншин, Балык Бистәсе районы;
Булат Сәйфетдинов, Балык Бистәсе районы;
Нәзиф Шәйгалләмов, Сарман районы;
 Риназ Гаскәров, Яр Чаллы;
 Илдар Шәяхмәтов, Актаныш районы.
Конкурсның финалы 12 апрель көнне "Шатлык" яшьләр үзәгендә узачак.

 

http://nabchelny.ru/news/35850

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев