Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар җәмәгатьчелеге Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озатты

Татарстанның халык артисты Казанның мөселман зиратында җирләнде

Бүген җәмәгатьчелек Татарстанның халык артисты, җырчы Рафаэль Ильясов белән хушлашты. Артистны 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең ишегалдыннан озаттылар. Рафаэль Ильясовны озатырга «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов, «Татарстан» радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев килгән иде. Озату мәрасимен «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов алып барды.Татарстан мәдәният министрлыгының Җыелма анализ һәм мониторинг бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова Рафаэль Ильясовның иҗаты Татарстанның алтын фондына кертелгәнен искәртте. «Аның башкаруындагы „Галиябану“, „Рәйхан“, „Олы юлның тузаны“ кебек җырлары татар җыр фольклорының эталонына әйләнде. Рафаэль абыйның китүе татар дөньясы өчен зур югалту», — диде ул.Рафаэль Ильясов Мамадыш трактында урнашкан Казанның мөселман зиратында ябык табутта җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев