Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар җырчысы Рим Папасы белән очрашкан

Бу хакта артистка үзе "Инстаграм"да язган

Опера җырчысы Аида Гарифуллина кичә Ватиканда папа Франциск белән очрашкан.

"Бу Римдагы үзенчәлекле һәм искиткеч көн иде... Иртүк безгә Папа белән очрашу һәм аралашу мөмкин булды, ә кичен без Ватиканда гаҗәеп хәйрия концертын төшердек", - дип язган Гарифуллина.

Танылган Казан җырчысы Гарифуллина соңгы елларда, чакырылган солист буларак, дөньяның иң яхшы опера мәйданчыкларында чыгыш ясый: алар- «Метрополитен-опера», «Ковент-гарден», Париж операсы, Берлин Штаатсоперасы.

Быел җырчы Мәскәүдә Зур театрда дебют ясады, ул Римский-Корсаковның "Садко" операсында Волхова партиясен башкарды, әлеге роль өчен җырчы "Алтын битлек" премиясенә номинацияләнгән. Моннан тыш, бу көздә Гарифуллинаның Ла Скалада дебюты булырга тиеш булып, артистка Пуччининың "Богема" операсында Мюзетта партиясен башкарырга тиеш иде, ләкин коронавируска бәйле рәвештә премьера кичектерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев