Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары 75 млн сумлык грантлар алачак

Татарстанда эшен яңа башлаган авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары 75 миллион сумлык грантлар алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«Грантлар бәйгесенә моннан бер ел чамасы элек теркәлгән авыл хуҗалыгы куллану кооперативларыннан 37 гариза килде. 16 авыл хуҗалыгы кооперативы җиңүче дип табылды», — диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге башлыгы Фәнис Рәфыйков.
Аның сүзләренчә, мөгезле эре терлек итен эшкәртү буенча – биш, кош ите һәм сөт эшкәртү буенча – дүртәр, ашлык һәм яшелчә эшкәртү буенча – берәр, шулай ук моноазык әзерләү буенча бер проектны гамәлгә ашыру күздә тотыла.
Эшен яңа башлап җибәргән авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары бәйгесендә җиңүчеләр республиканың 11 муниципаль районын тәкъдим итә. Шул ук вакытта, Мамадыш районында – өч, Арча, Чүпрәле һәм Саба районнарында икешәр кооператив грантлар алачак. «Бер грантның күләме 3,3-5 миллион сум тәшкил итә», — дип искәртте ул.
Грантлар эшен яңа башлаган авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының матди-техник базасын үстерү өчен бирелә. Акчалар республика бюджетыннан бүленгән.
«Кооперативлар әлеге акчага, аерым алганда, терлек чалу һәм сөт эшкәртү цехлары өчен җиһазлар, яшелчә һәм ашлык эшкәртү линияләре, сөт, ит һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе ташу өчен автомобильләр сатып алачак», — диде Фәнис Рәфыйков.

 

http://maydan.tatar/tatarstanda-avyl-xujalygy-kullanu-kooperativlary-75-mln-sumlyk-grantlar-alachak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев