Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда коточкыч авариядә ике кеше һәлак булды - ВИДЕО

Видеодан күренгәнчә җиңел машина бернинди сәбәпсез каршы як полосага чыга. Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.

Бүген иртән Казан янында, аэропорт юнәлешендәге трассада, юл-транспорт фаҗигасе булды. Анда аэропорт ягыннан килгән KIA машинасы, каршы як полосага чыга һәм Isuzu фургоны белән кара-каршы бәрелешә. Нәтиҗәдә, җиңел машина кюветка төшеп китә. Андагы ике кешенең (йөртүче һәм пассажир) гомере өзелә. Мәгълүм булганча, фургон йөртүчесе дә имгәнә. 

Янәшәдә барган машина регистраторы төшергән видеодан күренгәнчә, җиңел машина бернинди сәбәпсез каршы як полосага чыга. Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана.

 

видео: https://chelny-izvest.ru

фото: © Дәүләт автомобиль инспекциясе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига