Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «Наркотикларсыз тормыш» акциясе башланды

2019 елның 26 маеннан 27 июненә кадәр Татарстан территориясендә Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» наркотикларга каршы республика акциясе уза.

Мондый акцияне үткәрү кирәклеге турында карар Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия утырышында кабул ителде. Айлык үткәрүнең төп максаты – республика территориясендә наркологик торышны профилактикалау, шулай ук наркомания һәм наркоҗинаятькә каршы көрәш мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, хокук саклау органнары, гражданнар һәм халык тырышлыкларын берләштерү.
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында киң масштаблы чаралар, шул исәптән гражданнарның күпләп тору урыннарын тикшерү, халык белән очрашулар, ышаныч телефоннары эшен оештыру планлаштырыла. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм яшүсмерләрдә наркотикларга тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә үз өлешен кертергә һәм "Наркотикларсыз тормыш" операциясендә катнашырга чакыра. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында гражданнар «02», 291-20-02 Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефонына», шулай ук яшәү урыны буенча полиция бүлегенең дежур частенә хәбәр итә алалар. Алынган мәгълүмат кичекмәстән тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар кулланылачак.

 

http://nabchelny.ru/news/36542

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев