Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда тәүлек әйләнәсендә COVID-19 буенча консультация өчен кайнар линия эшли башлады

Контакт-үзәк тәүлек буе эшләячәк. Консультацияне 2 телдә: рус һәм татар телләрендә алырга мөмкин.

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы ТР сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә COVID-19 буенча Татарстан халкы консультациясе өчен кайнар линияне модернизацияләде һәм көчәйтте. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылды.

Бүген Татарстан Республикасының СOVID-19 мәсьәләләре буенча бердәм күп каналлы кайнар линиясе яңа форматта эшли башлады.
8 800 222 59 00 телефоны номеры буенча татарстанлылар коронавирус йогышы турында актуаль мәсьәләләр буенча консультация ала, дару тәэминаты буенча мәгълүмат ала һәм башкалар.
Контакт-үзәк тәүлек буе эшләячәк. Консультацияне 2 телдә: рус һәм татар телләрендә алырга мөмкин.

Моннан тыш, республика халкына инде робот Лилия таныш тавыш белән консультация бирәчәк. Телефон роботы коронавирус, COVID-19 авыру симптомнары, республикада гамәлдә булган чикләүләр турында иң актуаль сорауларга җавап бирә алачак. Сораулар исемлеге киңәйтеләчәк.
«Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында без цифрлы үткәргечләр сервисы эше буенча кайнар линияне эшләтеп җибәрдек инде. Бу карар үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Контакт-үзәк эшләгән чорда операторлар татарстанлылардан 200 меңнән артык шалтырату кабул иткән һәм эшкәрткән. Хәзер республиканың сәламәтлек саклау системасы максималь йөкләнеш белән эшли. Шуңа күрә республика халкының коронавирус белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча оператив консультация алуы бик мөһим. Моның өчен без Татарстан сәламәтлек саклау Министрлыгыннан килгән коллегалары белән бергә махсус Бердәм кайнар линияне эшләтеп җибәрдек. Операторлар штаты артты. Шулай ук татарстанлылар, операторның җавабын көтеп тормыйча, кирәкле консультацияне ала алсын өчен, телефон роботының белем базасын актив үстерергә планлаштырабыз», - дип билгеләп үтте ТР финанслар министры Айрат Хәйруллин.

Фото ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X