Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда язгы ташуга каршы чаралар башланды

Республикада язгы ташуга каршы чараларны оештыруда һәм башкаруда 15 меңнән артык кеше һәм 2 меңнән артык техника җәлеп ителгән. Бу хакта бүген ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко хәбәр итте.

"Язгы ташу вәзгыяте үсеше фаразына караганда, күпчелек су агымнары уртача еллык максималь күрсәткечләрдән 0,2-0,5 метрга артыграк көтелә", - диде Николай Суржко.
Республикада язгы ташуга әзерлек барышында 3862 берәмлек суүткәргеч торбаны урнаштыру, ремонтлау һәм чистарту эшләре башкарылган, 9 участокта яр ныгыту эшләре үткән, 158 участокта 94414 км озынлыктагы елга юлы чистартылган, 1,67 км озынлыктагы 4 участокта су төбен тирәнәйтү эшләре башкарылган.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге" федераль казна учреждениесенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногуманов билгеләп үткәнчә, су астына төшеп китү куркынычы, беренче чиратта, бозга автомобильләрдә, квадроциклларда чыгучы һәм исерек хәлдә булган кешеләргә яный. Шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә дә профилактик эшләр алып барыла. Инспекторлар ата-аналардан уяу булырга сорый. Моннан тыш, халыкка машиналарны су янында калдыру тыела. Транспорт чаралары судан 200 метр ераклыкта булырга тиеш. Моның өчен штраф каралган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда Яр Чаллыда-сигез, 2017 елда-җиде кеше батып үлгән. Быел автокаланың су объектларында һәлакәтләр теркәлмәгән.

 

http://nabchelny.ru/news/35808

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев