Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәбрис Яруллин Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә "китап коллекторлары" барлыкка киләчәк, дип белдерде

Яңартылган китапханә «Казан»милли-мәдәни үзәгенең элеккеге бинасында урнашкан.

Татарстан Республикасының яңартылган Милли китапханәсендә Китап укучылар үз вакытында кайтармаган китапларны гадәти булмаган ысул белән кайтарачаклар. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры урынбасары Тәбрис Яруллин күрелә торган чараларны «китап коллекторлары»дип атады. Бу хакта ул «Ялкын»журналы өчен Милли китапханә буенча экскурсия вакытында сөйләде.

Китап алырга теләүчеләр өчен китапханә системасында шәхси кабинет ачыла. Бушлай файдалануга китап ике атнага гына бирелә. Бу сроктан соң түләүле файдалану башлана һәм китапханә хезмәткәрләре бу хакта укучыга телефон аша шалтыратып хәбәр итәләр.


"Китапханәгә кергәндә игътибар итегез: ишекләрнең тәүлек буе эшли торган терминалы бар. Димәк, китапханә ябылган икән, хәтта төн уртасында да биредә үз китабын калдыра аласыз. Әгәр китап күрсәтелгән вакыттан озаграк тоткарлана икән, Сезгә „китап коллекторлары“шалтырата. Мондый тәртип бөтен дөньяда кулланыла, бездә дә шулай булачак», — дип сөйләде Тәбрис Яруллин.

Экскурсия вакытында ул Милли китапханәнең барлык зоналарын күрсәтте һәм уку билетыннан башка да бинага кереп булуын билгеләп үтте.

Китапханәнең махсус зоналары, музыка бүлеге, театр мәйданчыгы, кофея һәм фото өчен инсталляцияләр турында тулырак «Ялкын»журналы өчен Яруллин үткәргән экскурсиянең видеоязмасыннан белергә була.

Яңартылган Милли китапханә «Казан»милли-мәдәни үзәгенең элеккеге бинасында урнашкан. Ул агымдагы елның августында ачылды. 

Чыганак Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X