Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Теләкләр теләр вакыт

Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Киләсе елга теләк-хыялларны барлап, планнар төзергә вакыт. Психологлар теләкләрне тели белеп теләргә киңәш итә. Бактың исә аны башта гына тотарга түгел, дәфтәр-блокнотка теркәп, һәр теләкне күз алдына китереп, детальләрен уйлап язарга кирәк икән. Әйтик, шәһәр янында үз йортың белән яшәргә хыялланасың икән, син инде булачак йортыңның ничә катлы, бүлмәле булуын, жиһазларын да, ничек урнашуын, да күз алдына китерергә тиеш. Шәһәр читендә булгач эшкә нәрсә белән йөререңне дә чамала. Нинди машина белән йөрергә телисең, төсе нинди, автоматмы, автомат түгелме? Хыялыңда йөрткән картина гына теләк булып баш миенә кереп урнаша, аннары галәмгә сигналлар китә икән. Хыялларыңны инде тормышка ашкан кебек хис итү дә ярдәм итә. Теләкләрне язганда яхшы кәефтә бул, берәү дә комачауламасын, эшеңнән бүлмәсен.

– Яңа ел алдыннан газета укучыларыбыз планнар билгелиләрме? Аларның тормышка ашуына ышаналармы? Сораштыру шул хакта.
Илгизәр Сәлимов, укытучы
– Яңа елга план төзү табигый хәлдер дип исәплим. Тормышның бер циклы тәмамлана. Яңасы башланырга тора – плансыз булмый. Минем үземнең «минимум» һәм «масимум» программаларым бар. Җинелрәкләрен, бүгенге көннәргә кагылышлыларын, әлбәттә, якын план итеп билгеләргә кирәк. Быел бер хыялым тормышка ашты. Авылга кайтып йөрергә машина аласым килгән иде. Җәй ахырына «Гранта» алдым. Кеше кулыннан, билгеле, тотылганны. Тик алдым бит. Үзем укытучы булып эшлим, инглиз теленнән укытам. Дәресләрем күп, хезмәт хакым да начар түгел. Тик ул гына җитми. Шуңа күрә җәйге ялымда үзебезнең яктагы бер крестьян-фермер хуҗалыгына машина йөртүче булып урнаштым. Аллаһка шөкер. Безнең якта янгырлар мул яуды, икмәк тә мул үсте. Хезмәт хакын да яхшы алдым һәм машина да алып куйдым.  Ә программа максимум – затлы машина алу. Анысына ирешү ансат булмас. Шуңа күрә быел эштән соң репетитор булып урнаштып. Балаларны да чакырып эшлим. Онлайн – курслар да үткәрәм. Бер-ике елдан машинам да булыр. Үз-үземә вәгъдә бирдем бит.

Энҗе Шиһапова, Татарстанның атказанган артисты

– Без Яңа ел бәйрәмнәрен соңгы 10 елда Түбән Камада әти-әниебез янында, түгәрәк өстәл артында гаилә белән бергә үткәрәбез. Казаннан энем, сеңелем, кызым гаиләсе белән кайта. Иске елны матур итеп озатабыз, яңасын җылы дустанә шартларда изге теләкләр белән каршы алабыз. 
Мин Аллаһының биргәненә, булган мал-мөлкәтемә, уңышларыма шөкер итеп яшим. 2022 елда барыбызга да – сәламәтлек, шатлык-куанычлар, иминлек, илебезгә, республикабызга, шәһәребезгә тынычлык телим. Артист буларак, яңа рольләр бирсәләр, сөенәм. Узып баручы елда «Капка» спектаклендә ана ролен яратып уйнадым. 
Пандемия сәбәпле, 50 яшьлек юбилеемны үткәрә алмаган идек. Аллаһы боерса, 2022 елның 28 гыйнварында – туган көнемдә яраткан театрымда «Һәр мизгелем бүләк» дип исемләнгән юбилей кичәсе була. Иҗатымны хөрмәт иткән, үземне яраткан тамашачыларым, дусларым белән бу кичәне матур һәм күңелле итеп үткәрәсем килә. 

Искәндәр Хәмидуллин, менеджер
– Яңа елга зур планнар белән керәбез. Быел Аллаһ теләсә, үз эшебезне башлап җибәрергә исәп тотабыз. Бүгенге көндә аның барлык нечкәлекләрен өйрәнәбез. Тормышыбыз көннән-көн катлаулана, булганы белән генә канәгатьләнеп утырыр чак түгел. Билгеле, башта бераз авыррак булыр. Әнә шул кыенлыкларны җиңеп чыгар өчен Аллаһы Тәгалә безгә ныклы сәмәтлек бирсен иде. Исәнлек-саулык булганда, минемчә, барысына да ирешеп була. 
Зөлфия Газизова, табибә
– Һәркем Яңа елдан нидер көтә. Киләсе елның узганыннан яхшырак, уңышлырак булуын тели. Билгеле, һәркайсыбыз планнар корырга яратабыз. Тик бүгенге көндә, илдә коронавирус инфекциясе таралган чорда, планнар кору ничектер куркыта. Тик шуңа да карамастан, кеше алга карап, үзенә максатлар куеп яшәргә тиеш. Минем дә билгеләп куйган максатларым бар. Кызым Казан шәһәрендә белем ала. Аңа шунда яшәргә фатир алырга ниятлим. Көчемнән килгәннең барысын да эшләргә тырышырмын. Беренчел кертем өчен акча да җыя башладык. Тиздән кирәкле сумманы туплап, төзелә торган яңа өйдән кечкенә генә булса да бер студия аласы иде. Быел эшемне дә алыштырдым. Анысы да күптәнге хыялым иде, Аллаһка шөкер, тормышка ашты. Искесендә 15 ел хезмәт куйган идем инде, арытты, җиңелрәк эшлисе килә, яшь тә бара бит.  
Айсылу Мөхәммәтова: 
– Еллык нәтиҗәләр ясау өчен менә дигән вакыт хәзер. Ел дәвамында үзең, якыннарың, туганнарың, дусларың, халкың өчен кылган изге гамәлләрең, эшләрең өчен нәтиҗә ясау вакыты дип тә әйтер идем. Балачактан калган бер тылсымы да бар бит Яңа елның! Планнар, әлбәттә, корыла. Аларны тормышка ашыру өчен кулдан килгәнчә тырышасың, ә инде ничек яхшырак икәнен бары тик бер Аллаһ Тәгалә үзе беләдер. Яхшыга өмет итәргә, сәламәт булып яшәргә кирәктер, минемчә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрос