Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТЭЦ юбилейга әзерләнә

Чаллы ТЭЦы үзенең 50 еллык юбилеен билгелэп үтәчәк.

Биредә данлыклы коллективның ярты гасырлык тарихына багышланган китап чыкты, фильм өстендә эшләр тәмамланып килә. Юбилей унаеннан музей ачылачак. Ул экспонатлар белән тулылана. «Бүгенге көндә коллективыбыз тантаналы кичәгә әзерләнә. Үзебезнең талантлы хезмәткәрләребез көче белән предприятиенең тарихын, бүгенгесен чагылдырган театраль программа  күрсәтеләчәк. Сәхнә бизәлеше дә бәйрәм рухына туры киләчәк. Талантлы яшьләребез «Безнең заман» телевизион фестиваленә дә әзерләнә. Бу мәдәни чарада безнең егет-кызлар берничә тапкыр җиңү дә яулады инде. Бу юлы да сынатмаслар»,  – ди ТЭЦ директоры урынбасары Анатолий Артемьев. 
Әлеге коллектив озак еллар «Шәһри Чаллы» газетасы белән хезмәттәшлек итә. Җитәкчеләрнең ярдәме белән биредәге пенсионерлар газетабызны өйләренә яздырып укыйлар. Шушы көннәрдә басмабызның баш редакторы Резидә Юсупова, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен, предприятиенең директор урынбасары Анатолий Артемьевка Рәхмәт хаты тапшырды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм