Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әти-әниләре билгесез булган балаларга акча түләнә

Социаль пенсия балага 18 яшь тулганчы түләнә, әгәр ул колледж-техникумга яки югары уку йортына керә икән, шунда укып бетергәнче бирелә, әмма 23 яшькә кадәр генә. Бу акчалар аерым счетка җибәрелә.

Әгәр кешенең туу турындагы таныклыгында әти-әнисе турында мәгълүмат юк икән, ул пенсия алырга хокуклы дип ишеткән идем. Шул хакта аңлатып язмассызмы икән? (Исемем редакция өчен генә)

Сорауга Россия Пенсия фондының Казан шәһәре, Совет районы идарәсе белгечләре җавап бирде.

 – Әти-әниләре билгесез балалар 2018 елдан социаль пенсия алырга хокуклы.   Ягъни, баланың туу турындагы таныклыгында әтисе белән әнисе турында берни язылмаган, анда бары сызык кына тора икән, аңа социаль пенсия билгелиләр. Болар – табылган (ташлап калдырылган) яки әнисе бала тудыру йортында калдырып чыккан балалар. Кагыйдә буларак, аларның туулары эчке эшләр органнары, опека һәм попечительлек органы, медицина яки тәрбия, яисә социаль хезмәт күрсәтү оешмасы гаризасы нигезендә теркәлгән.  

Социаль пенсия балага 18 яшь тулганчы түләнә, әгәр ул колледж-техникумга яки югары уку йортына керә икән, шунда укып бетергәнче бирелә, әмма 23 яшькә кадәр генә. Бу акчалар аерым счетка җибәрелә.

Социаль пенсия билгеләү өчен опекуннарга (попечительләргә) яки баланың рәсми вәкилләренә җирле пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.   Шулай ук 14 яшькә җиткән балалар, пенсия билгеләүне сорап, үзләре дә мөрәҗәгать итә алалар. Шуннан пенсия аларның үзләренә түләнә башлый.   Әгәр әти-әнисе билгеле булмаган баланы уллыкка алалар икән, икенче айның беренче числосыннан аңа социаль пенсия түләнми башлый.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев