Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тиздән фатирларына күчәләр

Дүшәмбе көнне шәһәр мэры Наил Мәһдиев, газ шартлау нәтиҗәсендә зыян килгән 48/20 йортында булып, ремонт барышы белән танышты. Биредә инде фаҗига эзләре калмаган: барлык төзелеш корылмалары яңартылган. Фатирларда җылы, бизәү эшләре тулы куәтенә бара. Мэр 11 подъездның барлык фатирларын тикшерде, эшчеләр белән аралашты. Йорттагы җимерекләрне төзекләндерү белән «Профит» компанияләр төркеме шөгыльләнә.

Фатирларда яшәүчеләр үзләре обой, плитка, линолеум сайладылар. «Бүген түшәмнәрне тарттыра башлыйбыз. Атна уртасыннан сантехник җиһазлар урнаштырып, ишекләр куярга, балконнарны пыялаларга планлаштырабыз. Кешеләрнең барлык теләкләрен дә канәгатьләндерәбез. Бер фатирда, мәсәлән, обойлар бер стенада – бер төрле, икенчесендә – башка бизәкле. Фатирда яшәүчеләр үзләре шулай сайлады», – ди «Профит» компанияләр төркеме башкарма директоры Анатолий Кондюков. Мэр төзүчеләрнең эшен бәяләп: «Барысы да сыйфатлы башкарылган, төзүчеләр шактый тиз арада фатирларны торгызды. Биредәге обойлар, плитәләр фаҗига булганчыга кадәргедән күпкә сыйфатлы һәм матур. Эшләр тагын бер атна, бәлки, 10 көн дәвам итәр. Торак бүлмәләр танымаслык булып яңара, шуңа күрә 20-25 декабрьгә барлык кешеләр дә фатирларына әйләнеп кайтыр дип өметләнәбез. Без алар белән бергә икенче тапкыр өй туе уздырачакбыз», – диде. 
Социаль челтәрләрдә: «Йортта газ шартлау нәтиҗәсендә ишегалларында зыян күргән машиналарны төзәтергә компенсация түләнми», – дигән хәбәрләр таралды. «Без машиналарны ремонтларга ышандырмадык та. Бу – иминият очрагы. Иминият компанияләренә мөрәҗәгать итсеннәр. Без документлар әзерләргә булыша алабыз», – диде мэр.
Газ шартлауның сәбәпчесе булган мәрхүм Рочевның фатиры кемгә буласын исә суд хәл итәчәк. Мэр әйтүенчә, варислары табылса, фатир аңа биреләчәк.
Очрашуда 48/20 йортының зыян күргән 3 подъездыннан 28 баланың мэр чыршысына чакырылуы да мәгълүм булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига