Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түләмисезме? Коллектор киләчәк!

Коллекторларга тагын бер эш килеп чыгарга тора әле. Алар русиялеләрнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре буенча бурычларын кайтарту белән шөгыльләнергә мөмкин.

Шулай була калса, халыктан бу төр бурычны җыю артачак, ди белгечләр. Әлеге вакытта коллектор хезмәтләре русиялеләрнең торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларының 5 процентын кайтаруга алына. Суд приставлары хезмәте мәгълүматлары буенча, ил халкы соңгы ярты елда фатир өчен түләү буенча бурычларын чирек тапкырга арттырган. Алты айда суд приставлары карамагында "коммуналка"лар буенча бурычлар турында 3,5 миллион эш булган. Алар 91,8 миллиард сум кайтарырга тиеш. Төп бурычлылар — физик берәмлекләр. Былтыр гражданнардан, коллекторларның законсыз кылыкларына зарланып, 4,5 мең шикаять килгән. Үзегез уйлагыз инде, хәлне коллекторга кадәр үк җиткерергә кирәк микән?

 

https://kiziltan.ru/news/15560-tlmisezme-kollektor-kilchk.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев