Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәрбияче Рәмзия Габдрахманова: "Өстәмә керем табу юлларын эзлибез"

"Катлаулы чор... Бик борчыла торган чор! Бу барлык кешенең гаиләсенә дә кагыла, дип уйлыйм. Күпләрне эшләреннән кыскарттылар, үзем дә кыенлыклар сизәм дип әйтә алам.

Кибетләргә кергән саен минем йөрәгем "жу" итеп куя. Чөнки бәяләр көннән-көн арта...

Чагыштырыр өчен әйтәм: элегрәк без 1000 сумга 2-3 көнлек ашарга ала торган идек, ә хәзер бу бәягә бер көнлек генә ашау җыябыз. Әле бит гаиләбез зур түгел: ирем һәм ике балабыз. Зур гаиләләр, күп бала үстерүче гаиләләр нишләргә тиеш? 

Кием кибетләре турында да әйтәсем килә. Андагы бәяләрне сүз белән әйтеп бетереп булмый! Коточкыч бит бу! Үзең нинди дә булса киемдә йөрерсең, ә балаларга һәрвакыт кирәк бит. Әмма да ләкин бирешмибез әле, моңаймыйбыз! Бар нәрсә дә җайланыр, дип ышанам. Үзебез исә бу көннәрдә өстәмә табыш юлларын эзләү белән шөгыльләнәбез. Алла теләсә, сәламәтлек булса, планнар да зурдан. Сәламәтлектән аермасын Ходай!" - дип үз фикерләре белән бүлеште Рәмзия Габдрахманова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев