Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Казаклар авылында өч хуҗалык тулысынча янып бетте - ВИДЕО

Янгын 18 июньдә була.

Бер хуҗалыкның сараена ут капкан була. Күз ачып йомганчы янгын күрше йортларга да күчә. “Көндезге уникедә янгын турында хәбәр килде. Урында Теләнчетамак, Күзкәй янгын сүндерү деполарыннан, шулай ук Чаллыдан янгын сүндерү бригадалары эшләде. Кичке җидегә кадәр дежурныйлар сакта торды. Зыян күрүчеләр йортларын иминиятләштергән булган. Әлегә фаҗига урынында тикшерү эшләре бара. Янгын чыгуның да сәбәпләрен экспертизадан соң гына әйтә алачакбыз,” - диде күзәтчелек эшчәнлегенең Тукай районы бүлеге өлкән дознавателе Артем Асеев.

Авыл кешеләре арасында гаиләдәге низаг аркасында хуҗабикә сарайны махсус яндырган дигән сүзләр йөри.

 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев