Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасының Чаллы бүлеге 20 еллыгын билгеләп үтте

Чаллыда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы идарәсе» Дәүләт автоном учреждениесенең Яр Чаллы бүлегенә 20 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Чаллы экспертларын Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады.

«Чаллы мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчелеге һәм үз исемемнән сезне төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасының Яр Чаллы бүлегенең 20 еллыгы белән котлыйм! Төзелеш комплексын проектларга сыйфатлы экспертиза үткәрүдән һәм аларның смета бәясен дөрес итеп билгеләүдән башка күз алдына да китереп булмый.
Узган 20 ел эчендә Чаллы бүлеге тарафыннан бөтен Татарстан буенча: Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә шәһәрләре буенча күп санлы объектларның проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза ясау буенча гаять зур эш башкарылды. Болар – торак төзелеше объектлары, эре сәүдә үзәкләре, спорт объектлары, балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл хуҗалыгы объектлары, җитештерү объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм элемтә объектлары. Безнең шәһәр бүлеге экспертлары Казанның 1000 еллыгына төзелгән һәм 2013 елгы Универсиаданың иң эре объектларының документларына экспертиза ясауда катнаштылар.

Моннан тыш, елдан-ел хезмәттәшлек географиясе дә киңәйде. Сез Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмуртия, Башкортстан һәм илебезнең башка төбәкләре белән эшләдегез. Бу сезнең югары осталыгыгыз турында сөйли, аңа безнең шәһәрдә һәм республикада гына түгел, ә аннан читтә дә ихтыяҗ зур. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Яр Чаллы бүлеге – югары класслы белгечләрнең бердәм коллективы», - диде ул, бүлекне булдыруның башында торучыларга аерым котлау сүзләрен җиткереп.  
Фәрид Салахов барысына да ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм Яр Чаллы, Татарстан һәм бөтен илнең алга таба чәчәк атуы хакына яңа һөнәри уңышлар теләде.

Төзелеш өлкәсендәге казанышлары, югары осталыглары өчен һәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» Дәүләт автоном учреждениесенең Яр Чаллы бүлегенә нигез салынуның 20 еллыгы уңаеннан Башкарма комитет җитәкчесе кайбер хезмәткәрләргә мэрның Рәхмәт хатларын тапшырды:
баш эксперт Илдар Маннановка,
баш эксперт Светлана Андреевага,
баш эксперт Фәридә Әхмәтшинага,
баш белгеч Ольга Бочкарёвага. 

Төзелеш өлкәсендәге казанышлары, югары осталыглары өчен һәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» Дәүләт автоном учреждениесенең тарихы 1960 еллар уртасында, ТАССР Министрлар Советының Төзелеш һәм архитектура эшләре буенча идарәсе каршында ике кешедән торган штат белән экспертиза бюросы төзелгәч башлана. 1976 елда экспертиза бюросы бүлеккә әверелә. Проект-смета документациясенең төп күләме штаттан тыш экспертлар – проект институтлары белгечләрен җәлеп итеп каралган. Алар – республиканың зур эш тәҗрибәсенә ия булган иң яхшы проектлаучылар.

Чаллы бүлегенә 2001 елның 21 декабрендә нигез салына.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы