Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уфада Башкорт дәүләт филармониясе ветераны Мәрьям Хәсәнова вафат булган

Мәрьям Хәсәнова 1982-2015 елларда Таһир Сәйфуллин исемендәге Дәүләт академия хор капелласында эшләгән

Уфада атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкорт дәүләт филармониясе ветераны Мәрьям Хәсәнова озакка сузылган авырудан соң 66 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Мәрьям Шакирҗан кызы Хәсәнова 1954 елда Әбҗәлил районы Казмаш авылында туган. Салават музыка училищесы һәм Уфа сәнгать институтында белем алган.

Ул бөтен гомерен сәнгатькә багышлаган. 1982-2015 елларда, лаеклы ялга чыкканчы, Таһир Сәйфуллин исемендәге Дәүләт академия хор капелласында эшләгән. Иҗат коллективы белән бергә Башкортстанны, Россиянең күп кенә төбәкләрен һәм чит илләрне йөреп чыккан.

Мәрьям Хәсәнованы бүген Көньяк зираттагы Дан аллеясында җирлиләр.

«Башинформ» агентлыгы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/10-12-2020/ufada-bashkort-d-l-t-filarmoniyase-veterany-m-ryam-h-s-nova-vafat-bulgan-5791557

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев