Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Улы әтисен үле килеш трассада тапты

81 яшьлек җәяүлене «Тойота Королла» бәрдерә.

Минзәлә - Тукай районы юлында фаҗига булды. "Тойота Королла" автомобиле 81 яшьлек җәяүлене бәрдерде. Һәлакәт шаһитлары әйтүенчә, ир-ат үзе юлга йөгереп чыга. Киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмый. Ул тән җәрәхәтләреннән фаҗига урынында җан бирә.

Ир-атның Минзәлә районыннан булуы билгеле. Улы әйтүенчә, ул кичке 7ләрдә урамга йөреп керергә чыгып киткән була. Элек шулай чыга һәм озак тормый кире әйләнеп кайта иде, ди. Ул кичне кайтмагач, улы, борчылып, күршесе белән әтисен эзләргә чыгып китә һәм трассада шушы хәлгә тап була. Әтисенең нерв системасы һәм башы белән проблемалары булуы билгеле, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүченең дә тизлек режимын сакламавын белдерә. 

 Фото Тукай районы Дәүләт автоинспекциясенең бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев