Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел кичәсеннән соң иптәшен үтергән Чаллы кешесенә хөкем карары чыгардылар

32 яшьлек Руслан Моратов пыяла шешә ватыгы белән 35 яшьлек Максим Лукояновның муенына суккан.

Хезмәттәшен пыяла шешә кыйпылчыгы белән үтергән Чаллы кешесен суд карары нигезендә сигез елга катгый режимлы колониягә хөкем иттеләр.Дәүләт гаепләүчесе суд утырышында Руслан Моратовны ун елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы колониягә озатуны сораган иде. Суд карары нигезендә, Чаллы кешесен сигез елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.Фаҗига узган елның 16 декабрендә, Яңа ел корпоратив кичәсеннән соң була. Кичәдән соң 32 яшьлек Руслан Моратов һәм 35 яшьлек Максим Лукоянов сүзгә килә. Ир-атлар таксидан чыгып, «КамПИ»җәмәгать транспорты тукталышындагы мини-маркет янында мөнәсәбәтләрне ачыклауны дәвам итә.Бәхәс барышында Моратовның кулындагы сыралы шешә ватыла. Шул шешә кыйпылчыгы белән ир-ат иптәшенең муенына суга һәм йокы артериясенә эләгә. Йорт ягына таба берничә адым ясаганнан соң, Лукоянов җиргә егыла. Моратов «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Әмма зыян күрүче хастаханәгә барып җитә алмаган, ул машинада җан биргән.

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/06/182133/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев